«Татарстан Республикасы УГМС " Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2025 елның 5 ноябрендә 19 сәгать 30 минутта консультатив кисәтү килде:
"Якындагы сәгатьтә, төнлә һәм 6 ноябрь иртәсендә республикада урыны белән томан көтелә».
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, автотранспорт хәрәкәте кыенлашу һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны арту куркынычы арта.
Шулай ук авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) булу ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендәге аэропортларның эшен чикләргә мөмкин.
Фаразланган куркынычларны исәпкә алып, халыкка мәгълүмат җиткерүне һәм уңайсыз метеорологик күренеш аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча кирәкле превентив чаралар үткәрүне оештырырга кирәк.