Балалар китапханәсендә 1нче һәм 2нче мәктәпләрнең мәктәп яны лагерьлары укучылары өчен әлеге датага багышланган тарихи экскурсия үткәрелде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Илебезнең Бөек, матур һәм ресурсларга бай булуы, Россиянең тарихи үткәне турында белдек, дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыттык. Аннары илебездә яшәүче халыклар, милли киемнәр, гореф-гадәтләр, уеннар, кухня һ. б. белән таныштык.