27 октябрь көнне «балалар мәгариф-сәламәтләндерү үзәге» МББУ залында 2008-2013 елгы укучылар арасында мәктәп баскетбол лигасы Төбәкара Чемпионатының муниципаль этабы узды.
Җиңүче булып «Никольский урта белем бирү мәктәбе» командасы танылды, алар бик яхшы уен һәм оешканлык күрсәттеләр. Иң яхшы уенчы дип Азалия Альбертян танылды. Команда район исеменнән Чистай шәһәрендә дивизия этабында чыгыш ясаячак.
Икенче урында — «Болгар шәhәренең 2 нче урта белем бирү мәктәбе», өченче урында - «Антоновка урта белем мәктәбе».
Катнашучылар югары спорт рухы, бер-берсенә ярдәм һәм яхшы уен күнекмәләре күрсәттеләр. Оештыручылар уңайлы шартлар һәм чараны сыйфатлы оештыруны тәэмин иттеләр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәк ярышларда уңышлар телибез!