Безнең футболчылар командасы мактаулы өченче урынны алды

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

25 октябрь көнне Кама Тамагында алты команда катнашында футбол турниры узды. Турнирда катнашучылар ике төркемгә бүленгән иде. Безнең команда Казан-1 һәм Кама-1 командалары белән икенче төркемгә эләкте.

Беренче матчта без Каманы 4:1 исәбе белән җиңдек. Икенче бәйгедә Казан-1 командасын 4:0 исәбе белән җиңделәр.

Ярымфиналда безнең команда Кама-2 командасына 0:3 исәбе белән оттырды.

Өченче урын өчен уенда безнең егетләр Казан-2 командасын 6:0 исәбе белән тар-мар иттеләр.

Турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда мактаулы өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International