П.А. Карпов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә Камилла Шакированы Хезмәткә һәм оборонага әзер Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын отличие билгесе белән бүләкләү тантанасы булды.
Ул үзенең физик әзерлегенең югары дәрәҗәсен күрсәтте һәм ГТО отличие билгесе белән бүләкләнде.
Камилланы лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Горурланабыз! һәм аңа ышанычын югалтмаска, үз көченә шикләнмәскә, алга барырга курыкмаска телибез. Алда тагын күп җиңүләр һәм уңышлар телибез!