16 октябрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә 2014 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча мавыктыргыч турнир узды. Иң көчлеләр исеменә Яңа Чишмә, Базарлы Матак, Болгардан алты команда һәм Алексеевскидан өч команда көч сынашты.
Безнең "Волна" командасы бик яхшы уен күрсәтте! Беренче матчта без Алексеевск командаларының берсен 3:0 исәбе белән җиңдек. Аннары киеренке көрәштә Базарлы Матак командасын 4:2 исәбе белән җиңделәр. Бу ике җиңү безгә төркемдә беренче урынны алырга һәм финалга чыгарга мөмкинлек бирде.
Беренче урын өчен хәлиткеч уенда "Волна" Алексеевскиның көчле "Темп" командасы белән очрашты. Кызганычка каршы, бу юлы бәхет көндәшләр ягында булды һәм без 2:4 исәбе белән оттырдык. Шуңа да карамастан, мондый турнирда икенче урын – бик яхшы нәтиҗә!
Өченче урынны Базарлы Матак командасы алды. Барлык призерлар да медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.