Балалар язучысы Абдулла Алишның туган көненә балалар китапханәсендә квест-уен булды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның туган көненә багышланган балалар китапханәсендә 5в сыйныфы өчен әдипнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча «А.Алиш эзләре буенча» квест-уены үткәрелде.
    Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар "Бал корты һәм шөпшә", "Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык", "Койрыклар" һәм "Бикбатыр белән биккөркәк", "Куян кызы" әкиятләрен искә төшерделәр.

Балаларга кунакка «Куянчык» әкиятендәге герой килгән, ул адашкан һәм үз әкиятен эзләгән. Куян әкиятен табар өчен, балалар бик күп әдәби станцияләр узарга тиеш иде. Чара ахырында балалар «Куянчык» әкиятен кычкырып укуда катнаштылар һәм А.Алиш шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International