"ГТО белән 1 класска" республика онлайн - акциясе җиңүчесе Милана Борисованы котлыйбыз!
2025 елның 13 октябрендә Болгарның 2нче мәктәбендә тантаналы линейка булды, анда 1-Б сыйныф укучысы Борисова Милана бүләкләнде.
Милана «ГТО белән 1 класска»республика онлайн-акциясендә җиңүче булды! Татарстан Республикасы «ГТО» ның төбәк бүлекчәсеннән аңа грамота һәм ГТО символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Без үзебезнең талантлы җиңүчебез белән горурланабыз! 🙌🎈