Бүген Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы янында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү чараларын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, анда салым инспекциясе, район прокуратурасы, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашты. Анда физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты. Эш нәтиҗәсендә 11 граждан түләү турында квитанцияләр биреп, бурычларын түләгән.