2025 елның 6 октябре «Химия тармагы лидерлары: мәктәптән хыял карьерасына кадәр юл» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Болгарның 1 нче урта белем бирү мәктәбе» МБМУ, «Болгарның 2 нче урта белем бирү мәктәбе» МБМУ, «П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбе» ДБМУ 9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү максатында «Болгарның 2 нче урта белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында, «Болгар шифаханә мәктәп-интернаты» ДБМУ «югары технологияләр атналыгы» республика акциясе кысаларында «Казан милли тикшеренү технология университеты» ФДБМУ хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.
Дизайн кафедрасы доценты Кумпан Елена Васильевна укучыларны «Казан милли тикшеренү технология университеты»югары һөнәри белем бирү ФДБМУ студентларын әзерләүнең төп юнәлешләре белән таныштырды.
КНИТУ ассистенты, лаборатория мөдире Хәсәнова Айгөл Айрат кызы биотехнология өлкәсендәге төп перспектив юнәлешләр белән таныштырды.
Химик табигый җепселләр технологиясе кафедрасы ассистенты Назарова Мария Алексеевна 9-11 сыйныф укучылары өчен «Кием дизайны өлкәсендә Кастомизация» мастер-классы үткәрде.
Очрашу барышында укучылар университетка әзерлекнең төп юнәлешләре һәм кабул итү кагыйдәләре белән таныштылар.