Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм биш һәм аннан да күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнары өлешен каплауга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирүгә 2025 елда конкурс үткәрү турында игълан
Саву аппараты сатып алу чыгымнары өлешен каплауга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 12 октябрендәге Карары нигезендә бирелә. «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм алты һәм аннан да күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнары өлешен каплауга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 07 мартындагы 151 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында»772 номерлы.
Субсидия алучылар - Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм биш һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнар.
Конкурста катнашуга гаризалар һәм документлар кабул итүнең башлану/тәмамлану сроклары-2025 елның 03 октябреннән 25 октябренә кадәр.
Документларны кабул итү һәм теркәү тәртибе
Конкурста катнашу өчен:
- Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында биш һәм аннан күбрәк савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сатып алынган саву аппаратлары өчен чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү турында гариза;
- ИНН таныклыгының күчермәсе;
- хуҗалык кенәгәсеннән гариза бирелгән көнгә сыерларның санын күрсәтеп, авыл җирлеге башлыгы тарафыннан таныкланган Өземтә;
- субсидия күчерү өчен счет номеры;
- субсидия алуга гариза белән мөрәҗәгать иткән айга кадәрге айның беренче числосына барлык төр салымнар һәм үзара салым буенча бурыч булмау турында белешмә;
- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен файдаланыла торган җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документның күчермәсе (таныклык) йә күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә;
- сатып алынган саву аппараты бәясен түләүне раслый торган документларның күчермәләре (квитанция, касса һәм товар чегы һ. б.);
- җайланма (саву аппараты) паспорты күчермәсе;
- булган очракта сату-алу (китерү) килешүе.
Гаризалар эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Элемтә өчен телефоннар: 8 (84347) 3-05-69
Тулы почта адресы: 422840, Болгар ш., Пионер ур., 19 йорт, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 19 нчы Кабинеты.