Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, Ватанны саклаучылар елында, Зиатдинов Рәшит Зәйнетдин улы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар өчен искиткеч чара үткәрде.
Җылылык һәм шатлык белән тулган уңайлы атмосферада шахмат-шашка турниры узды. Өлкәннәр үзләренең стратегик күнекмәләрен күрсәтеп кенә калмыйча, бер-берсе белән аралашудан да ләззәт ала алдылар.