Балалар иминлеге айлыгы кысаларында Регатта "Картинг" берләшмәсендә кызыклы күрсәтмә чыгышлар булды.
Чараның мәртәбәле кунаклары ТР ЮХИДИ идарәсенең Спас районы буенча хезмәткәрләре булды. Алар яшь картингистлар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр, Юлда һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәрттеләр.