Регатада балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында бүген "Куркынычсызлык һәр көн!" темасына әңгәмә форматында дәрес оештырылды.
Спас һәм Әлки районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлекчәсенең районара инспекторы Деманов С.А. чыгыш ясады.
Сергей Александрович балаларга үзләрен теләсә кайсы ситуациядә ышанычлы һәм куркынычсыз хис итәргә ярдәм итәчәк мөһим кагыйдәләрне аңлаешлы һәм кызыклы итеп җиткерде.