Балалар китапханәсендә «Мин – булачак сайлаучы»интеллектуаль – эшлекле уены узды
Чарада Карпов Павел Алексеевич исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары катнашты.
Балалар сайлау хокукы мәсьәләләрен җентекләп тикшерә һәм элек алган белемнәрен ныгыта алдылар. Аларга берничә раунд үтәргә тәкъдим ителде: «Блицтурнир», «Сайлау лингвистикасы», «Сайлау хокукы белгечләре», «Хакимият тармаклары», «Кеше хокуклары».