Бүген Спас муниципаль районы мәктәпләрендә 6-11 сыйныф укучылары өчен «Киләчәгеңне ач» дигән темага дәрестән тыш дәрес узды.
Балалар белем төрләре һәм дәрәҗәләре белән таныштылар. Дәрестә фельдшер һәм табиб һөнәрләре турында фикер алыштылар, медицина өлкәсендә белгечләргә куелган таләпләр, уңышка ирешү өчен нинди күнекмәләр һәм белемнәр кирәклеге турында белделәр.