“Кояшкай” балалар бакчасы балалары өчен Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында балалар китапханәсендә “Туган көн белән, республикам!” дип исемләнгән әдәби-туган якны өйрәнү узды.

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

“Кояшкай” балалар бакчасы балалары өчен Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында балалар китапханәсендә “Туган көн белән, республикам!” дип исемләнгән әдәби-туган якны өйрәнү узды.

Китапханәчеләр балаларга республикабыз турында күп кенә яңа һәм кызыклы яңалыклар, Татарстан Дәүләт символлары һәм Казан шәһәренең төп тарихи истәлекле урыннары, якташ язучыларыбыз турында сөйләделәр, әкиятләрне, халык традицияләрен, бәйрәмнәрне һәм уеннарны искә төшерделәр. Безнең якларда яшәүче хайваннар кошлары турында викторина үткәрелде, балалар туган якның тарихы һәм табигате буенча сорауларга җаваплар бирделәр. "Туган як" - татар телендә җырны активист-укучыларыбыз җырлады. Чара азагында балалар, татар орнаменты түбәтәй белән бизәп, иҗади сәләт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International