Спас үзәк район хастаханәсе автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды

2025 елның 29 августы, җомга

Кичә республиканың медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасын тапшыру тантанасы булды.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренә 100 Sollers Atlant ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм 40 Lada Aura җиңел автомобиле ачкычлары тапшырылды.

Спас үзәк район хастаханәсе дә яңа LADA Aura автомобиле һәм 2 Ашыгыч медицина ярдәме автомобиле алды. Коллектив исеменнән аны баш табиб Әхмәтҗанов Роман Марсович кабул итте.

Автомобильләрне тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, бу техника республика халкына тиз һәм һәркем файдалана алырлык медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдә мөһим роль уйнаячак.

"Бу безнең кешеләрнең гомерен саклауга һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән чираттагы чара", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International