Болгар музей-тыюлыгында «Болгар һәркем өчен»проектын гамәлгә ашыру башланды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Болгар музей-тыюлыгында «Татнефть» хәйрия фонды акчасына «Барысы өчен дә Болгар» проектын гамәлгә ашыру башланды.

Проект командасы белән оештыру җыелышы уздырылды, программа төзелде, проект кысаларында 64 дәрестән торган курсны әзерләү һәм уздыру планы җентекләп тасвирланды.

«Барысы өчен дә Болгар»  проектына мәгълүмат ресурслары, проект партнерлары аша мәгълүмати озату үткәрелде. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм сәламәт балалар исемлеге төзелде. Проектта катнашучы башка оешмалар белән хезмәттәшлек итү һәм проектны финанслашу турында шартнамәләр төзелде. Проектны гамәлгә ашыру өчен җиһазлар, товарлар детальләштерелгән смета нигезендә сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International