Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтов Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясендә җиңү яулады. Аның видеоролигын «Хезмәткә һәм оборонага әзер» оешмасыннан диплом һәм сувенирлар белән бүләкләп, иң яхшысы дип таныдылар.
Чын күңелдән Әхтәм Нурвахит улын җиңүе белән котлыйбыз! Аңа һәрвакыт шундый ук искиткеч физик формада калырга, энергияле булырга һәм заман белән бергә атларга телибез. Илһам һәм иҗади энергия бетмәсен, ә алда яңа якты спорт һәм иҗади казанышлар көтсен!