Безнең студентлар һәм мөгаллимнәр берьюлы дүрт мөһим объектка капиталь ремонт ясап, уку һәм ял итү шартларының яңартылуы белән ләззәтләнә алачак.:
Спорт залы: яңа идән өслеге, заманча тренажерлар һәм яхшыртылган вентиляция - хәзер спорт белән шөгыльләнү уңайлырак булачак!
Тулай торак( 1 нче һәм 4 нче катлар): Монда Сезне Яңа интерьерлар, уңайлы бүлмәләр, аралашу һәм иҗат өчен уңайлы уртак зоналар көтә.
Универсаль спорт мәйданчыгы: спорт сөючеләрне Ачык һавада актив күнегүләр һәм ярышлар өчен киң мәйдан көтә!
Ябык автомобиль мәйданчыгы: булачак машина йөртүчеләр өчен заманча инфраструктура сыйфатлы уку процессын һәм югары класслы белгечләр әзерләүне тәэмин итәчәк.
Техникум тагын да яхшыра һәм кызыклырак була бара! Сезне үзебезнең студентлар арасында күрүебезгә шат булырбыз! 🎓🏀