Татарстанда җәй-якты вакыйгалар чоры!
18 августта "Болгар радиосы" хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча 10 велоэстафета үткәрделәр. Быел ул юбилей унынчы тапкыр узды. Велоэстафетаның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Велоэстафета иртәнге сәгать 05.00 дә Казан Кремле янында М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Чарада шулай ук татар эстрадасы йолдызлары да катнашты.
Велоэстафетада катнашучылар Казан-Болгар маршруты буенча ике музыкаль тукталыш ясадылар. Ел саен хезмәткәрләрне Спас районының Ямбакты авылы халкы каршы алды. Икенче тукталыш Антоновка авыл җирлегендә. Бу авылларда артистлар үзләренең күңелле җырларын башкардылар.
10 нчы велоэстафетаның соңгы тукталышы Бөек болгарлар җирендә төзелгән Спас районының тарихи Болгар шәһәрендә узды. Биредә кичке 18.00 сәгатьтә Болгар шәһәренең Район мәдәният йортында татар эстрадасы артистлары катнашында зур концерт булды.