Кичә 2025 елның 10 августында Болгар шәһәренең Гашыйклар паркында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "Татарстанда җәй" проекты кысаларында оештырылган "Курше" ишегалды вакыйгалары конкурсы программасыннан "Яхшы традицияләр" бәйрәме узды.
Бәйрәм якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрне генә түгел, шәһәр, район халкын һәм башка шәһәрләрдән килгән кунакларны да берләштерде. Аниматорлар балалар өчен интерактивлар, күпсанлы уеннар һәм күңел ачулар, шулай ук аквагрим үткәрде.
Төрле яшьтәге катнашучылар өчен биюләр, концерт программасы оештырылды. "Верный путь" вокаль-инструменталь төркеме белән бергә җырлар җырладык, шулай ук актив шәһәрлеләрне ТР рәисе Рөстәм Миңнехановның "Безнең ишекалды" программасын тормышка ашыруда актив катнашулары һәм өлеш кертүләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Күршеләребез, уртак тырышлыгыбыз һәм инициативаларыбыз нәтиҗәсендә безнең ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр матурлана, уңайлырак, яктырак була бара.🔆