Әхтәм Нурвахитович - «Хәрәкәттә бәрәкәт» республика онлайн-акциясе җиңүчесе.
Спортка юл футболдан башланды, ләкин үзен грек-рим көрәшендә тапты. Спорт мастерлыгына Кандидат, Бөтенсоюз турнирлары призеры, Кыргызстан җыелма командасы әгъзасы. Булачак чемпионнарны өйрәтте, СССРның өч спорт мастерын тәрбияләде. Болгар шәһәрендә спорт секциясенә нигез салучы, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе.
Аның тәҗрибәсе барысын да югарыга омтылырга һәм физик активлыкка ярдәм итәргә этәрсен! ✨