Бүген Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек БОЛГАР җилләре»Республика һава еланнары смотр-конкурсы узды.
Конкурста катнашучыларны Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Е.В. Солодянкина сәламләде.
Конкурста Татарстан Республикасының 3 территориясеннән (Буа, Спас, Кукмара муниципаль районнары) 8 белем бирү оешмасыннан 19 укучы катнашты.
Һәр катнашучы үзенең еланын иң якты һәм истә калырлык итәргә тырышты. Конкурска төрле эшләр тәкъдим ителде: (классик, тартмача һәм бөтенләй стандарт булмаган һава еланнары, төрле төстәге һәм зурлыкта).
Смотр-конкурс жюрилары оригинальлекне, мавыктыргычлыкны, очу биеклеген һәм маневрлылыкны бәяләделәр.
Смотр-конкурс 3 номинациядә узды: «иң аэродинамик елан», «иң якты елан», «команда чыгышы».
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын "Өч күль УББМ" МБМУ командасы;
2 урын Буа шәһәре өстәмә белем бирү МБУ командасы;
3 урын «Иске Рәҗәп урта мәктәбе»МББУ командасы.
Хөрмәтле конкурста катнашучылар һәм аларның остазлары, сезгә искиткеч эшләре, күрсәткән активлыгы һәм чиксез фантазиясе өчен рәхмәт белдерәбез.