Укучыларны гуманитар фәннәр, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән интеллектуаль һәм рухи яктан үстерү максатында 2025 елның 15 маенда Казан шәһәренең Совет районы «93нче Гимназия» МББУ базасында ХХІІ Республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр өчен фәнни укулар узды.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы» секциясендә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты:
-Нугаев Нияз «Минем бабамның бабасы-Бөек Җиңү солдаты-безнең заманның чын герое» дигән тикшеренү эше белән (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р. Г.)
- Минсафина Руфина "Татар Макымы, әллә кем соң ул Петро Гусиньякмы?" (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р. Г.)
Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Минсафина Руфина II дәрәҗә диплом алды. Котлыйбыз!