Бүген Казанның Яңа Савин районы 179 нчы Гимназия - мәгариф үзәге базасында «Балалар күзләре белән сугыш» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Спас районыннан Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зәйнуллин Айдар призер дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Призерларны МББУ «Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфетдинова Флүрә Миннасыйх кызы әзерләде.
Айдар белән Флүрә Миннасыйх кызын котлыйбыз һәм аларга алга таба җиңүләр телибез!