28 апрель көнне Болгар интернат-мәктәбендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган мәктәпне тәмамлаучылар-Захаров Артем Юрьевич, Мулинов Виктор Владимирович, Плаксин Евгений Евгеньевич, Петрышев Яков Сергеевич, Волков Виталий Сергеевич, Волостнов Дмитрий Борисович хөрмәтенә тантаналы рәвештә "Хәтер дивары" ачылды.
Мәктәп укучылары һәм педагоглары "Үлемсез полк" акциясе үткәрделәр.
Чарада мәртәбәле кунаклар катнашты: һәлак булган егетләрнең туганнары, Савинов Е.В., Царев А.Ю., Баландин М. А.
Мәктәп директоры А.А. Корчагин һәм кунаклар җыелыштагыларга һәм укучыларга мөрәҗәгатьләрендә сугышсыз тынычлык өчен һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәт итү, Ватанны саклаучыларның батырлыкларын данлау мөһим икәнлеген билгеләп үттеләр.