Шимбә көнне, 2025 елның 26 апрелендә, Казанда «Татарстанның бадминтон өметләре» 2025 турының 2 нче финалы узды.
Финалда Спас районыннан 2013-2014 елгы яшь категориясендә «Олимп» спорт мәктәбе спортчылары Лифантьева Полина һәм Сычева Полина чыгыш ясады.
Кызлар Татарстанның ике районыннан килгән лаеклы көндәшләре белән уйнадылар. Ике уенның берсен генә ота алдык.
Республика уеннарының финалында катнашып, безнең спортчыларыбыз үзләренең шәхси тәҗрибәләрен һәм район рейтингын күтәрделәр. Әлеге ярышлар алдагы уңышларга яхшы этәргеч бирә!