28 апрель көнне Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында директор урынбасарлары һәм бүлек мөдирләре катнашында «Травматизмны кисәтү һәм хезмәтне саклау» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
Хезмәтне саклау буенча белгечнең докладын тыңладылар, ул турыдан-туры яңа кабул ителгән хезмәткәрләр белән инструктажлар үткәрә.
Учреждение бүлекләрендә планнан тыш өстәмә инструктажлар үткәрелде, шул исәптән яңа туристик сезон ачылу уңаеннан да.