21 апрельдә «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты составына керүче «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында гражданнарның төзекләндерү объектларын сайлау өчен бишенче Бөтенроссия онлайн тавыш бирүе старт алды.
Спас районында узган ел үзәк мәйдан тавыш бирүдә лидер булды (икенче чират). 2024 елда Татарстан башкаласында барлыгы 7 җәмәгать киңлеге яңартылачак һәм төзекләндереләчәк.
Тавыш бирү сайтта уза https://gorodsreda.tatar.ru һәр кеше үз тавышын бер генә тапкыр бирә ала. Тавыш бирү нәтиҗәләре 2026 елда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында нинди объектлар төзекләндереләчәген билгеләячәк.