26 апрель - татар язучысы Г.Тукайның туган көне. Бу көн алдыннан балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сабирҗанова Р.Г. һәм Титова М. С. балалар өчен «Антошка» балалар өчен "Кырлай-Г. Тукай Ватаны" дигән сәяхәт дәресе үткәрделәр. Чара барышында бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштык. Балалар чакыру хаты алдылар һәм виртуаль рәвештә язучының туган ягына-Кырлай авылына юл тоттылар. Тукталышта тукталалар һәм түбәндәге биремнәрне үтиләр: «Угадайкино» - язучының әкиятләре буенча викторина, «Помогаем Ламиге»-кызга йомгак ясарга булышалар, «Күңелле песи баласы», «Су анасы»нда кунакта», «Су анасы»ның татар халык уены, «Библиотека»-Г. Тукай китапларын табу һ.б.
Чара ахырында балаларга бу хатның Шүрәле тарафыннан җибәрелгәнлеге билгеле булды. Шүрәле малайлар белән уен уздырды.