Болгарның 2 нче урта мәктәбе базасында Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара семинары узды

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 23 апрелендә Болгарның 2 нче урта мәктәбе базасында Туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Татар телен һәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләр» дигән төбәкара семинары узды. 

Семинарда Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Семинарда Болгарның 2 нче урта мәктәбе укытучысы Г.А. Әхмәтова 7 нче сыйныфта дәрес һәм укытучылар өчен мастер-класс күрсәтте.

Болгарның 2 нче урта мәктәбе укытучысы Фәйзиева Г.Р.  дәрестән тыш дәрес күрсәтте. Татар теле укытучыларының «Педагогик идеяләр ярминкәсе» формасындагы район методик берләшмәсе утырышы бик кызыклы үтте, анда укытучылар Фәйзиева Г.М., Вәлитова Р.Р., Минахметова Г. Н., Гаряпова Г.Н. һәм «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Шаһиәхмәдова Л. Р. татар телен өйрәнүдәге эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар.

Семинар кунаклары мәктәп музеенда, шулай ук чәй музеенда булдылар. Семинарның йомгаклау өлешендә түгәрәк өстәл узды, анда мәгариф бүлеге методисты Миндубаева Р.Л. районда милли мәгариф системасы турында сөйләде.

Семинар тәмамлангач, кунаклар оештыручыларга кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр. Семинарда катнашучыларның барысы да яңа белем һәм күнекмәләр алып кына калмыйча, алга таба эшләү өчен «яңа сулыш» та алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International