Хезмәтне саклау икеайлыгы кысаларында Болгарның 1 нче урта мәктәбенең 7б сыйныфында «Хезмәтне саклау Нәрсә ул» дигән чара узды. анда укучылар диспут һәм викторина рәвешендә тормыш иминлеге һәм хезмәтне саклау нигезләре буенча белемнәрен ныгыттылар, төрле һөнәр ияләренә үтәргә кирәк булган һөнәрләр, куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйттеләр.
Ачык дәрестә Спас районы буенча Балигъ булмаганнар эшләре һәм административ практика секторының әйдәп баручы белгече Ю.И. Козина катнашты, ул укучыларны мәгариф оешмасында гына түгел, урамда да көтәргә мөмкин булган куркынычлар турында сөйләде. Юлда, суда, биналарда, җәмәгать транспортында куркынычсызлык мәсьәләләре җентекләп каралды.