15 гыйнварда Болгар шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе - 2025» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы кысаларында Спас муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары өчен «Балалар белән педагогик чара» һәм «Үз-үзеңә анализ» конкурслары узды. Әлеге конкурс мәктәпкәчә белем бирүнең инновацион ысулларын, чараларын һәм технологияләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, педагогик хезмәткәрләрнең иҗади инициативасын үстерү, аларның һөнәри осталыгын арттыру, талантлы педагогларны ачыклау, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату максатында үткәрелә.
Үзләренең профессиядә хәлле булуларын исбатладылар:
Зеленовская Инна Валентиновна - «Кояшкай» балалар бакчасының музыка җитәкчесе, Баскакова Елена Александровна - «Антошка» балалар бакчасы тәрбиячесе, Филиппова Светлана Валерьевна - «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе, Горшенина Юлия Александровна - «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе, Осипова Наталья Евгеньевна - «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Барлык катнашучылар да башка балалар бакчасындагы балаларны дәресләрдә кызыксындыра белүләрен һәм дәреснең үз анализында методик грамоталылыгын күрсәттеләр.
Алда мастер-класслар конкурсы.