13 гыйнварда нәширләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Россия матбугаты көнендә Почта Татарстанда 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре белән уртаклашты.
2025 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча республиканың иң күп укучы районы булып Әлки районы танылды. Анда яшәүче һәр 1 000 кешегә 631 комплект матбугат басмасы алынды. Рейтингта икенче урынны Актаныш районы алды, анда һәр 1 000 кешегә 584 басма алынды. Лидерлар өчлегенә шулай ук 1 000 кешегә 431 басма күрсәткече белән Кайбыч районы да кергән.
2025 елның беренче яртыеллыгына республикада язылган барлык тиражларның төп өлеше федераль һәм республика басмаларына туры килә (86%). Район һәм шәһәр матбугаты тиражлары язылуның гомуми күләмендә 14% тәшкил итә.
Татарстанлылар читтән торып язылу ысулларыннан — Россия Почтасының сайты һәм мобиль кушымтасы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша актив файдаландылар. Узган елның июленнән декабренә кадәр алар онлайн рәвештә 1 100дән артык газета һәм журнал комплекты яздырганнар. Моннан тыш, республика халкы һәм оешмалары Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә актив катнаштылар.
"Бүген язылуны рәсмиләштерү максималь уңайлы һәм җиңел. Яраткан газета яки журналны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә, шулай ук өйдә яки офиста — почтальон килү вакытында язып алырга мөмкин. Язылу шулай ук Россия Почтасы сайтында һәм компаниянең мобиль кушымтасында рәсмиләштерелә. Басма яки электрон каталогта исем, индекс яки тематика буенча кызыклы басманы тиз табарга була, ә рәсмиләштерү һәм түләү берничә минут кына алачак", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru