2024 елның 27, 28, 30 декабрь көннәрендә БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында «Болгарның 2 нче урта мәктәбе» МББУ базасында 11 нче сыйныф укучылары белән «Акыллы каникуллар»БДИга әзерлек дәресләре уза.
Дәресләрне районның төп һәм профиль дәрәҗәсендәге математика, рус теле, биология, химия, тарих, җәмгыять белеме, физика һәм инглиз теле буенча тәҗрибәле педагоглары үткәрә.
Акция барышында 11 нче сыйныф укучылары сынау имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң зур кыенлыклар тудыра торган биремнәрен тикшерәчәкләр. Акциядә 11 сыйныфны тәмамлаган 40 укучы катнаша. Акциянең инициаторы - «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге»МУ