Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан үзәк модель китапханәсендә өч көн дәвамында төрле формадагы агач чыршы уенчыкларына рәсем ясау буенча иҗади мастер–класс узды.
Мастер–класс барышында балаларга Болгар дәүләт тарих-архитектура музееның фәнни хезмәткәре Осинцева Осга Петровна яңа ел чыршыларын бизәү һәм бизәү традициясенең барлыкка килү тарихын сөйләде.
Әйдәп баручы китапханәче Колоткова Марина Валерьевна җитәкчелегендәге мастер-класста катнашучылар агач уенчыкка үзләре туры килгән төсмерләрне сайлап, индивидуаль рәсем ясарга өйрәнделәр.
Моннан тыш, балалар кышка, Яңа елга һәм Раштуага багышланган «Яңа ел Квизы»нда катнаша алдылар.
Җылы дустанә атмосфера, уртак хезмәт, үзара ярдәмләшү һәм мастер–классның Яңа ел тематикасы китапханә кунакларына бәйрәм якынлашуын тоярга ярдәм итте.
📌Чарада катнашучылар өчен тематик китап күргәзмәсе ясалды.