Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысында катнашучы балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Театральләштерелгән тамаша башланганчы Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм фәндә, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзен күрсәткән талантлы балалар белән очрашты Очрашуда безнең мәктәп укучысы Дмитрий Колганов катнашты. Очрашу азагында балалар Татарстан Рәисе белән фотога төштеләр.