2024 елда 29 мәгариф оешмасы, 3 мәдәният учреждениесе, Болгар балалар сәнгать мәктәбе һәм «Олимп» спорт мәктәбе хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү процедурасын узды, анда Спас районында яшәүче 4067 кеше катнашты. Мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсендәге оешмалар эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларының сыйфаты турында мәгълүмат җыю, анализлау һәм гомумиләштерү буенча оператор булып «УМАЙ «Идел буе гаилә академиясе»коммерциягә карамаган автоном оешмасы торды.