Бүген, 2024 елның 19 декабрендә, Казанда, «КидСпейс» балалар шәһәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Хәйрия мәктәп ярминкәсе узды.
"Мәктәп бизнес-старты" проектында катнашучы республиканың шәһәр һәм районнарындагы 29 мәктәп укучылары, барлыгы 120 яшь эшмәкәр үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итте.
Хәйрия ярминкәсендә МБОУ «Болгарның 2 нче урта белем бирү мәктәбе» бизнес-компаниясе укучылары һәм аларның җитәкчесе О.В. Выжленкова катнашты. Балалар сатуга үзләренең уникаль продукциясен тәкъдим иттеләр. Безнең команда белән бергә хәйрия ярминкәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Р. Закирова да катнашты.
Хәйрия ярминкәсендә сатып алучылар үзләре һәм туганнары өчен авторлык Яңа ел бүләкләрен сатып ала алдылар, барысы да проектта катнашучылар кулы белән башкарылды.
Сатудан кергән акчаларның бер өлеше «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы карамагындагы баланы реабилитацияләүгә юнәлдереләчәк.