Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, 2024 елның 30 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль закон белән «халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелгән.

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, 2024 елның 30 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль закон белән «халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында»1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелгән.

Законда гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен билгеләнгән финанс һәм матди ресурслар резервларыннан (дәүләт матди резервыннан тыш) югары әзерлек режимы кертелгәндә, әгәр бу мондый резервларны (резерв фондларын) булдыру һәм алардан файдалану тәртибендә каралган булса, файдалану мөмкинлеге билгеләнгән.

Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә, шулай ук алар килеп чыккан очракта зыян һәм югалтулар күләмен мөмкин кадәр киметүгә юнәлдерелгән чаралар көндәлек эшчәнлек һәм югары әзерлек режимында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International