8 декабрьдә Алексеевск районында бадминтон буенча "Татарстанның бадминтон өметләре"ярышларының 4 этабы узды.
Бу этапта 2014 елда туган һәм аннан кечерәк, 2012-2013 елларда туган спортчыларыбыз катнашты.
Кызлар финалга чыгу өчен бик теләп көч сынаштылар.
Мондый ярышларда бер генә тапкыр катнашмаган Лифантьева Полина 3 урын яулап финалга чыкты.
2013 елда туган Сычева Полина үз яшь категориясендә лаеклы чыгыш ясады, җиңү өчен көрәштә зур тәҗрибә туплады, көндәшләренә оттырды, ләкин үз-үзенә ышанычын югалтмады.
Яңа уңышлар булыр дип өметләнәбез!