Россиядә Ватан Геройлары көне-9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу дата уңаеннан "Антошка" балалар бакчасы" ның өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә "Ватан геройлары"дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ватанпәрвәрлек, сугышчыларга, Ватанны саклаучыларга карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Балалар геройның шәхси батырлык, ныклык, фидакарьлеккә әзерлек күрсәтеп батырлык кылган кеше икәнен белделәр. Балалар "Ватан Геройлары көне" бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Алынган материалны беркетү өчен, балалар аппликация ясадылар һәм бу темага мультфильм карадылар. Геройлар булып тумыйлар, алар булалар, димәк, һәркемнең киләчәктә Россия Герое булу мөмкинлеге бар!