Алкогольне еш кулланганда авырулар

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Алкоголь турында без нәрсә беләбез?

- теләсә нинди алкогольле эчемлектә алкоголь, шулай ук су һәм аңа тиешле ис һәм төс бирә торган матдәләр бар;
- алкогольле эчемлекләрдә алкоголь күләме буенча аерылалар.
- алкоголь тәэсире буенча наркотик матдәләргә карый. Аз гына дозаларда алкоголь баш мие эшен тоткарлый һәм организмның йомшару эффектын китереп чыгара;
- күп микъдарда алкоголь организмга агулы матдә буларак тәэсир итә, ул бавырны, баш мие күзәнәкләрен җимерә һәм алкогольгә бәйлелек яки алкоголизм китереп чыгара.
- зур дозаларда алкоголь куллану бер тапкыр үлемгә китерергә мөмкин.

Алкогольне еш куллану нәтиҗәсендә нинди авырулар үсә?

- Йөрәк-кан тамырлары: кан басымы күтәрелү, миокард инфаркты һәм инсульт. Алкоголь кеше организмына эләгеп, кан басымы күтәрелүгә ярдәм итә. Кеше никадәр күбрәк эчсә, аның кан басымы шулкадәр югарырак күтәрелә. Артериаль басым никадәр югары булса, кан тамырларына һәм йөрәккә йөкләнеш шулкадәр күбрәк һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары, инфаркт һәм инсульт үсеше куркынычы шулкадәр югарырак.
- Бавыр авырулары. Бавыр — алкогольне кеше организмыннан чыгара торган орган. Никадәр күбрәк эчсәң, бавырга йөкләнеш шулкадәр күбрәк. Бавыр кеше организмыннан 1 сәгать эчендә 10 мл чиста алкоголь чыгара. Мәсәлән, әгәр берәрсе ярты шешә шәраб эчкән икән, моннан соң өч сәгатьтән соң алкоголь һаман да аның канында булачак. Бавырның алкоголь белән зарарлануы үсешенең төп формалары (этаплары) булып стеатоз, алкогольле гепатит һәм бавыр циррозы тора.

- Ашказаны һәм уникебармаклы эчәкнең җәрәхәт авыруы.
- Кискен һәм хроник панкреатит (ашказаны асты бизенең зарарлануы).
- Ирен һәм тамак рагы. Медицина тикшеренүләре исбатлый: алкогольне чиктән тыш күп кулланган кешеләрдә ирен һәм тамак рагы барлыкка килергә мөмкин. Алкогольне чиктән тыш күп кулланган кеше тәмәке тартса да, куркыныч сизелерлек арта.
- Психологик проблемалар һәм депрессия үсеше. Даими рәвештә алкогольне чиктән тыш күп кулланучыларның күбесе нервлы һәм ачулы була башлый. Мондый психологик халәт аларның эшендә, аларның әйләнә-тирә белән мөнәсәбәтләрендә һәм гаиләләрендә чагыла. Еш кына балалар газап чигә. Әгәр депрессия үсә икән, кеше битараф кала һәм тормыш мәгънәсен югалта.;
Алкогольгә бәйле булган һәр кеше дәвалануга мохтаҗ.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International