Гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында район халкын кабул иттеләр.

2024 елның 6 декабре, җомга

«Бердәм РОССИЯ» партиясенә нигез салынуга 23 ел тулуга багышланган гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров район халкын кабул итте.

Халык сайлаган кешегә мөрәҗәгать иткән сораулар гражданнарның аерым категорияләренә торак алу, хәрби хезмәткәрнең үлеменә бәйле рәвештә бер тапкыр бирелә торган пособие түләү һ. б. мәсьәләләргә кагылган.

Депутат мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, документлар белән танышты. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

"Минем килүемнең максаты район халкына конкрет мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү", - дип билгеләп үтте Александр Чубаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International