Бүген «Кеше хокуклары» Бөтенроссия Бердәм дәресен үткәрү кысаларында Спас районында Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Никитина Светлана Арнольдовна Спас муниципаль районының Антоновка урта мәктәбенең 8 нче, 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары белән "Хокуклар һәм бурычлар" эшлекле уены рәвешендә дәрес үткәрде.
Балалар, законнарга таянып, куелган сорауларга җавап эзләделәр.
Кеше, граждан, укучыларның хокуклары һәм бурычлары кабатланды.