4 декабрьдә “Ел тәрбиячесе - 2025” бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашырга теләүче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Түгәрәк өстәл” узды. Мәктәпкәчә белем бирү методистлары белән бергә Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге “Түгәрәк өстәл”дә яңартылган “Ел тәрбиячесе-2025” конкурсын үткәрү тәртибе, конкурс сынаулары үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар. Белем бирү процессында хәзерге заман методлары һәм алымнары, педагоглар тарафыннан «Балалар белән педагогик чаралар», «Мастер-класс» үткәргәндә ясалган типик хаталар һәм конкурс сынауларының башка мөһим мизгелләре турында сүз алып бардылар.