«Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проекты тормышка ашырыла. аның җитәкчесе – «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» ның «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Люция Шамил кызы.
Татар язучысы, шагыйрь, герой-антифашист, якташыбыз А.Алишның мәдәни мирасын саклау һәм аның иҗатын популярлаштыру проектын тормышка ашыру барышында Спас районы мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм мәктәп укучылары өчен язучының тормышы һәм иҗаты турында мәдәни-мәгариф чаралары: музей дәресләре, балалар һәм аларның ата-аналары куллары белән ясалган китаплар, кул эшләре, рәсемнәр күргәзмәләре үткәрелә. Шулай ук Спас районының мәктәпкәчә һәм мәктәп уку йортларында сыйныфтан тыш дәресләр, әдәби очрашулар, текстны өйрәнү һәм әкиятләр кую, рус телендә дә, татар телендә дә алып барыла.
Әлеге проект ярдәмендә Болгар шәһәре һәм Спас районы мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар язучысының биографиясен һәм иҗатын өйрәнеп кенә калмыйча, проект кысаларында үткәрелә торган чаралар процессына рәхәтләнеп кушылдылар.