2024 елның 3 декабрендә ТР Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.В. Шеронов Никитина Надежда Николаевнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады, Надежда Николаевнага Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, Спас муниципаль районы Башлыгы Ф. В. Мөхәммәтовның котлау открыткасын, шулай ук бүләк җыелмасы, чәчәкләр тапшырды. Юбилярны шулай ук ветераннар Советы Рәисе, социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котлады.